Район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырды

2020 елның 29 феврале, шимбә

29 февраль көнне район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Попова Галина Григорьевна, Лапин Николай Ермолаевич, Лыкова Валентина Лукьяновна, Емилин Василий Петровичка «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре тапшырды. Бу исә  халыкның Бөек батырлыгына рәхмәт белдерү, фронтта һәм тылда җиңгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора. Район башлыгы  Разиф Галиевич ветераннарга  Бөек Җиңүгә керткән шәхси өлешләре өчен тагын бер кат  рәхмәтен җиткерде һәм аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International