Зәйдә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырылды

2020 елның 3 марты, сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, хәрби комиссар А.Ф. Әгъләмҗанов Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырдылар, аларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Чыннан да, һәр ветеран безнең өчен лаеклы үрнәк булып тора. Өлкән яшьтәге һәм бүләкләнүчеләрнең сәламәтлеген исәпкә алып, медальләр алар өчен уңайлы шартларда тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International