ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән - 1%тан 5%ка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! дигән китап чыгарды.

23
июнь, 2020 ел
сишәмбе
Участок сайлау комиссияләренең РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлеге белән танышу максатыннан, район башлыгы Разиф Кәримов сайлау участокларында булды.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды.
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы белән берлектә «Яшь фермер»халыкара бизнес-уенының төбәк этабын уздыра.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов белән берлектә, шәһәрнең 7 объектында булдылар һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе Зәй РҮХ белән берлектә, наркотикларга каршы юнәлештәге айлык кысаларында онлайн - лекция әзерләделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 июнендә көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Сак булыгыз!"Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
22 июнь көнне Зәйдә «Бердәм Россия» партиясенең Зәй районы җирле бүлекчәсе конференциясе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International