Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! дигән китап чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 25.06.- 03.07. көннәрендә шушы китапны мәгариф учреждениеләре, үзәк район китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында аларга тапшырачак. Китапта тарихтан мөһим фактлар, архив документлары, тормышыбызга Бөек Җиңүне якынайткан кешеләрнең фоторәсемнәре, хикәяләре тупланган.