ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 июнендә көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Сак булыгыз!"Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.

22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
22 июнь көнне Зәйдә «Бердәм Россия» партиясенең Зәй районы җирле бүлекчәсе конференциясе булып узды.

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Кешеләр, Ватан батырлыгын искә алыйк» акциясендә катнаштылар.

Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне россиялеләр Ватаныбызны саклаган һәм Бөек Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алалар. Бөтен ил буенча дәүләт флаглары төшерелде һәм күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылды.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Зәй-2 шәһәре район мәдәният йорты хезмәткәрләре "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Зәйнең уллары һәм кызлары" һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

20
июнь, 2020 ел
шимбә
2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

19
июнь, 2020 ел
җомга
19 июньдә Зәй район хастаханәсенең актлар залында сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара үтте.

19 июендә Зәйдә  Шәһәр төзелеше советының күчмә утырышы булды,  эшмәкәрләр үз объектларында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International