Участок сайлау комиссияләренең РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлеге белән танышу максатыннан, район башлыгы Разиф Кәримов сайлау участокларында булды. Разиф Галиевич комиссия әгъзалары тарафыннан Роспотребнадзор рекомендацияләренең үтәлешенә аерым игътибар бирде. Участок сайлау комиссияләре 16 июньнән эшкә кереште, кирәкле технологик җиһазлар, металл детекторлар белән тәэмин ителде. Элемтә, энергия һәм су белән тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелде.