Зәй командасы Халыкара бизнес - уенда катнашачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы белән берлектә «Яшь фермер»халыкара бизнес-уенының төбәк этабын уздыра. Төп максат-яшьләрне авыл хуҗалыгы җитештерүен булдыруга һәм үстерүгә, авыл территорияләренә ярдәм итүгә һәм авыл яшьләренең фермер хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы кооперативын оештыру мөмкинлекләре турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән бизнес-проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру процессына җәлеп итү. Гариза кампаниясе нәтиҗәләре буенча республиканың 34 районыннан 74 команда катнашты. Зәйдән халыкара бизнес - уенда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе белгечләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International