ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга
Шәһәрдә һәм районда бер мандатлы сайлау округлары буенча вәкиллекле органнарга депутатлар сайлауга әзерлек бара.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендәге йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) системасы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый башлый.

2020 елның 14 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү планлаштырыла.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район җитәкчелеге тарафыннан социаль объектларда бара торган капиталь ремонт эшләренә күзәтү үткәрелде.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов шәһәрнең ишегалды территорияләрен йөреп чыкты, әлеге чараның максаты, 2021 елда “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында,  программага кертеләчәк ишегалларын билгеләү иде.

8 июльдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧҖендә булды. Эш сәфәренең максаты предприятие коллективы белән очрашу иде. Район башлыгы очрашуда катнашучыларны агымдагы елның беренче яртысы өчен социаль-икътисадый үсеш белән таныштырды һәм предприятиенең район икътисадында тоткан урынын, шәһәр төзүче буларак, әһәмиятен билгеләп үтте.

Зәй районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтелә. Авыл кешесенең намуслы хезмәте нәтиҗәсендә район ел саен югары уңыш ала һәм республикада алдынгы урыннарны били. Быел да Зәй районы республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешеп, аны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарды.

Бүген Зәйнең ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, “Зәй үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы Ә.М.Фатыйхов, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Д.В.Насертдинов катнашты.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле шәһәр-район халкы һәм кунаклар!

2021 елда хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү планлаштырыла. Ул Зәй муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә үткәреләчәк.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфаты турында үз фикерегезне Зәй муниципаль районы сайтының https://zainsk.tatarstan.ru/informatsionno-razyasnitelnaya-rabota-s.htm, «Район халкы белән мәгълүмати-аңлату эше» бүлегендә, www.bus.gov.ru рәсми сайтында, «Фикереңне белдер» дигән төймәгә басып, шулай ук учреждениенең үзендә анкета тутырып, белдерә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International