Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июльдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧҖендә булды. Эш сәфәренең максаты предприятие коллективы белән очрашу иде. Район башлыгы очрашуда катнашучыларны агымдагы елның беренче яртысы өчен социаль-икътисадый үсеш белән таныштырды һәм предприятиенең район икътисадында тоткан урынын, шәһәр төзүче буларак, әһәмиятен билгеләп үтте. Коллективка «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры И.Р.Давыдовның башка эшкә күчүе турында хәбәр ителде. Разиф Кәримов 10 ел дәвамында муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Илья Русланович Давыдовка рәхмәт белдерде. Нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Илья Русланович Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкче адресына рәхмәт сүзләрен коллегалары да җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International