Федераль салым хезмәте хәбәр итә

2020 елның 10 июле, җомга

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендәге йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) системасы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый башлый.

Йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

    салым салуның гадиләштерелгән системасына;

    эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрдән артык булмаган кеше җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына;

    ялланып эшләүчеләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.

Оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар күрсәтелгән режимнарны кулланганда йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) вакытындагы кебек үк салымнарны түләүдән азат ителә (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәлгән бәягә салым, оешмалар (физик затлар) мөлкәтенә салым).

Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган (www.nalog.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International