Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов шәһәрнең ишегалды территорияләрен йөреп чыкты, әлеге чараның максаты, 2021 елда “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, программага кертеләчәк ишегалларын билгеләү иде. Чарада шулай ук муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А. Нифатов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Петров, БТИның Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Е.Н.Павлова, шәһәр һәм район Башкарма комитетларының башка җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Хәзерге вакытта Татарстанның 427 ишегалдында төзелеш эшләре бара. Агымдагы елда республикада 1084 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Зәй муниципаль районында быел 45 ишегалды төзекләндереләчәк.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасының срогы 3 елдан 5 елга озайтылды. 2020 - 2024 елларда Татарстанда 2014 елга кадәр төзелгән, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган йорт яны территорияләрен ремонтлау программасына кермәгән 6775 күпфатирлы йортның территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла. Программа үз эченә ишегалларын төзекләндерү – керү юллары ясау, булган тротуарларны асфальтлауны, эскәмияләрне яңартуны, урам яктырткычларын ремонтлауны, балалар өчен уен мәйданчыкларын урнаштыруны, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар ясауны күздә тота.