Бүген Зәйнең ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, “Зәй үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы Ә.М.Фатыйхов, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Д.В.Насертдинов катнашты.
Муниципаль районда быел Сәламәтлек елы буларак, бу көнне Московларны котладылар. Гаилә башлыгы Валентин Николаевич Бигеш табиб амбулаториясендә гомумпрактика табибы булып эшли. Тамара Геннадьевна - Пусташитта ФАП мөдире. 37 ел буе бергә матур гомер иткән парның гаилә бәхетенең төп сере булып, мәхәббәт һәм бер-берсенә хөрмәт тора.
Московлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Энергетик» мәдәният йорты концерт төркеме җырчылары чыгышлары бәйрәм кәефен тагын да күтәрде.