ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле шәһәр-район халкы һәм кунаклар!

2021 елда хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү планлаштырыла. Ул Зәй муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә үткәреләчәк.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфаты турында үз фикерегезне Зәй муниципаль районы сайтының https://zainsk.tatarstan.ru/informatsionno-razyasnitelnaya-rabota-s.htm, «Район халкы белән мәгълүмати-аңлату эше» бүлегендә, www.bus.gov.ru рәсми сайтында, «Фикереңне белдер» дигән төймәгә басып, шулай ук учреждениенең үзендә анкета тутырып, белдерә аласыз.

Бүген муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм җаваплы белгечләр шәһәрдә күпфатирлы йортларда алып барыла торган капиталь ремонт эшләре белән кызыксынып, объектларны йөреп, карап чыктылар. Комиссия Энергетиклар урамының 8, 9, 9а, 11нче, Никифоров урамының 28нче, Ленин урамының 25, 27А, 34нче, Төзүчеләр урамының 3нче, Казан урамының 4а, Җиңү проспектының 1/02 йортларында – эш алып барыла торган барлыгы 11 йортта булды. Карау, тикшерү нәтиҗәсендә бернинди җитешсезлекләр, хокук бозулар ачыкланмаган, барлык эшләр графиктан тайпылмый дәвам итә.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

8 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская, «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә, гражданнарны кабул итә. Кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр булыр дип планлаштырыла. Мөрәҗәгать итү өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


3
июль, 2020 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы», «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дип исемләнгән китап чыгардылар.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 6 июленә кадәр ипи-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм куллануга яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Кызыксындырган сораулар белән 8 800 555 49 43 телефонына шалтыратырга мөмкин.

«Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 409 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 3 пункты (алга таба – 409 номерлы карар) нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексы буенча билгеләнгән салым түләүчеләр, салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен (өстәлгән бәягә салым буенча салым декларацияләреннән тыш), чит ил оешмаларына түләнгән керемнәрнең һәм тотылган салымнарның суммалары турында салым исәпләүләрен, салым агентлары исәпләп чыгарган һәм тотып калынган физик затлар керемнәренә салым суммаларын исәпләп чыгару, аванс түләүләре, бухгалтерлык (финанс) хисабы буенча исәп-хисапларны тапшыру срогы 3 айга озайтылды. Аларны тапшыру 2020 елның март- май айларына туры килә.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

2 июль көнне Югары Мәлем авылы тыл ветераны Мингаян Гайнетдин кызы Нуретдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Мингаян әби Зәй шәһәрендә бертуганының кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.

Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, авыр йөк күбрәк аның җилкәсенә төшә. Ул ачлыкны да, ялангачлыкны да кичерә. Сугыш вакытында яуга киткән ир-атларны алыштырып, урман да кисә, орлыгын да ташый, урак та ура, печән дә чаба. Сугыштан соң колхозда тавык фермасында эшли, аннан сыер савучы булып күчә. Картайган көнендә бертуганының балалары - Илгизәр белән Гүзәлия терәк тә , ярдәмче дә булганнар.

Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны аның урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев котлады. Шулай ук Мингаян әбигә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева, туганнары һәм якыннары котлауларын ирештерделәр. Юбиляр хөрмәтенә котлаулар һәм матур теләкләр күп яңгырады ул көнне.

Мингаян Гайнетдин кызына Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасы, шулай ук район башлыгы Разиф Кәримовның истәлекле бүләге тапшырылды.

2 июльдә Поручик, Якты Күл, Кадер авыл җирлекләрендә универсаль спорт мәйданчыклары һәм Сарсаз-Баграж авылында блоклы-модульле кибет ачылды.

Бүген хәрби комиссариатта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International