Хезмәте югары бәяләнде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Зәй районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтелә. Авыл кешесенең намуслы хезмәте нәтиҗәсендә район ел саен югары уңыш ала һәм республикада алдынгы урыннарны били. Быел да Зәй районы республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешеп, аны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарды. Һава шартлары көйсезлегенә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз эшләрен намус белән башкардылар. Зәйлеләр тәҗрибәле игенчеләре, механизаторлары һәм белгечләре белән хаклы рәвештә горурланалар, алар елдан-ел мулрак уңыш үстереп, аны җыеп алу өчен тырыш хезмәт куялар. Тырыш игенчеләр иң югары хөрмәткә дә лаек.

8 июльдә Түбән Лоҗы авылында “Зәй” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең әйдәп баручы агрономы Раиф Гомәр улы Вәлиевне хөрмәтләделәр, аның хезмәт стажы 58 елдан артык. Туган авылы Түбән Лоҗыда яшәп, бөтен хезмәт юлын агроном булып эшләүгә багышлый. Ул эшләгән хуҗалык ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. Соңгы елларда бөртекле культураларның уңышы гектарына 56 центнерга, ә шикәр чөгендере уңышы 608 центнерга җитә. Быел чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча «Аксар» җитештерү комплексы 1 урынны алды.

Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев югары дәүләт бүләге - “Фидакарь хезмәте өчен” медале  һәм “Рено Дастер” автомобиле белән бүләкләнде. Хезмәт ветеранына әлеге зур бүләкләрне район башлыгы Разиф Кәримов һәм “Агрокөч” холдингының баш инвесторы Илшат Фәрдиев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International