Бүген район җитәкчелеге тарафыннан социаль объектларда бара торган капиталь ремонт эшләренә күзәтү үткәрелде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, әлеге юнәлеш буенча белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Комиссия шәһәрнең 7 объектында булды һәм ремонт эшләре барышын карады. Тикшерү- карау барышында җитди кимчелекләр ачыкланмаган, барлык эшләр планлы режимда алып барыла.