ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарын “Новый Зай”, “Зәй офыклары”, “Моя газета” газеталарына яздырды.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларына «Милли технологик инициатива университеты 2035» (алга таба – «Университет 2035») автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүматлар нигезендә идарә итү: мәгълүматка күмелү» (алга таба-программа) квалификация күтәрү программасында катнашу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.

2020 елда да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

УЗП җиһазлары буенча эшләр башкару өчен Круглое Поле тимер юл дистанциясе хезмәткәрләре 2020 елның 25 ноябрендә 08-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр 128км тимер юл кичүендә Зәй-Зичә аралыгындагы автотранспорт хәрәкәтен туктарып торачак.

22 ноябрьдә Кукмарада каратэ- киокусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда Татарстан һәм Башкортостан Республикасының 15 шәһәреннән 200 дән артык спортчы катнашты.

19-22 ноябрь көннәрендә Аксубайда 18 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк,«Б» төркеме) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

21
ноябрь, 2020 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы, сезон башыннан тугызынчы ярминкә узды. Иртәнге сәгать 7дән биредә халык күп иде инде. Беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы Разиф Кәримов узды һәм шәһәр халкына тәкъдим ителүче продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде.

20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды, анда «Зәй водоканалы» ҖЧҖнең финанс – икътисадый күрсәткечләре каралды.

Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International