Транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатып тору турында

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе
УЗП җиһазлары буенча эшләр башкару өчен Круглое Поле тимер юл дистанциясе хезмәткәрләре 2020 елның 25 ноябрендә 08-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр 128км тимер юл кичүендә Зәй-Зичә аралыгындагы автотранспорт хәрәкәтен туктарып торачак. Юл билгеләре Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2015 елның 31 июлендәге 237 номерлы боерыгы белән расланган «Тимер юл кичүләрен эксплуатацияләү шартлары» һәм «Юл билгеләрен, тамгаларын, светофорларны, юл киртәләрен һәм юнәлдерүче җайланмаларны куллану кагыйдәләре» ГОСТ Р 52289-2004 РФ милли стандартына туры китереп куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International