22 ноябрьдә Кукмарада каратэ-киокусинкай буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда Татарстан һәм Башкортостан Республикасының 15 шәһәреннән 200 дән артык спортчы катнашты. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Үз категорияләрендә Ишмөхәммәтов Әмир, Храмков Георгий, Скопинцев Георгий, Бочкарев Виталий, Семенов Владислав, Пылаев Егор, Төхвәтуллина Мәдинә җиңү яулады. Көмеш призерлар-Зеленин Максим, Селиверстов Валерий, Павлов Даниил булды.