Квалификация күтәрү программасы турында

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларына «Милли технологик инициатива университеты 2035» (алга таба – «Университет 2035») автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүматлар нигезендә идарә итү: мәгълүматка күмелү» (алга таба-программа) квалификация күтәрү программасында катнашу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә. Программа 2020 елның 23 ноябреннән 7 декабренә кадәр чорда «Университет 2035» базасында онлайн-интенсив форматта узачак (алга таба - онлайн-интенсив). Онлайн-интенсив дәүләт хакимияте органнары, ведомство карамагындагы һәм коммерция оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук мәгълүматлар нигезендә идарә итү өлкәсендәге проектларны гамәлгә кертүдә катнашучы башка оешмалар хезмәткәрләре арасында белешмәләр нигезендә идарә итү өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен билгеләнгән. Онлайн-интенсивка язылырга, аның турында тулырак мәгълүматны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән (https://clickcdo.ru/intensive) алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International