Район башлыгы Икътисади совет утырышын уздырды

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды, анда «Зәй водоканалы» ҖЧҖнең финанс – икътисадый күрсәткечләре каралды. «Зәй водоканалы» ҖЧҖ директоры С.Г. Федоров 2020 елның 9 ае эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2021 елга куелган перспектив планнар  белән таныштырды. «Зәй водоканалы» ҖЧҖ Зәй шәһәре Башкарма комитеты белән төзелгән килешү нигезендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу эшчәнлеген башкара. Зәй шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 26 октябрендәге 606 номерлы карары белән «Зәй водоканалы» ҖЧҖ Зәй шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм юынты көнкүреш суларын агызу буенча гарантияле оешма итеп билгеләнде. «Зәй водоканалы» ҖЧҖ эше шәһәр халкына һәм предприятиеләренә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен өзлексез күрсәтүгә юнәлдерелгән. Зәй Су каналы объектларында барлыгы 113 кеше эшли. Сергей Геннадьевич үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән ел саен «Чиста су - озын гомер» муниципаль программасын тормышка ашыру өчен бюджет акчалары бүлеп бирелә. Утырыш нәтиҗәләре буенча Икътисадый совет әгъзалары фикер алыштылар. Нәтиҗәләрне район башлыгы Разиф Кәримов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International