30 гыйнварда Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча ачык шәһәр турниры булды, анда Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Кукмара, Казан, Октябрьский шәһәрләреннән 300ләп спортчы катнашты. Зәй шәһәрен Алексей һәм Владимир Ревиннарда тәрбияләнүчеләре яклады. Яшь булуларына карамастан, безнең егетләр югары техник әзерлекле булуларын күрсәттеләр һәм үз категорияләрендә җиңүгә ирештеләр. Беренче урынны Ревин Егор, Ишмөхәммәтов Әмир, Бочкарев Виталий, Решетов Роман, Агапова Эльвина, Баринов Егор, Алиев Алибек, икенче урынны Ишмөхәммәтов Тимур, Горшунов Артем, Хөснетдинов Марат, Гомәров Раил, Храмков Георгий, Москова София, Плеханов Дмитрий, Семенов Владислав, Большеглазов Илья, өченче урынны Семенов Артем, Ларионов Кирилл, Камалеева Амелия, Скопинцев Георгий яуладылар.