Бүген «Энергетик» мәдәният сараеның конференц-залында район Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең «Мәдәни Зәй 2020: нәтиҗәләр һәм перспективалар» дигән кече коллегиясе узды. Коллегия эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, мәдәни-ял учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибе буенча мәдәният идарәсе җитәкчесе Камалова Регина Николаевна, район мәдәният йорты директоры Сибгатуллин Фикрәт Рәфыйк улы, Зәй балалар музыка мәктәбе директоры Коронова Динә Борисовна, «Энергетик» мәдәният йортының «Зәңгәр песи» студиясе җитәкчесе Кузьмина Лилия Азат кызы чыгышлары тыңланды. Коллегия иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.