Зәй укучылары тхэквондо буенча ачык турнир җиңүчеләре һәм призерлар арасында

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

31 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2009 елгы егетләр һәм кызлар, 2010-2011, 2012-2013 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык турниры булып узды. «Зәй» спорт мәктәбе тренеры - Шайгарданова Лия Икромидин кызы шәкертләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: 47 кг авырлык категориясендә Гусева Полина 1 урын; 47 кг авырлык категориясендә Гончаров Данис 1 урын; 27 кг авырлык категориясендә Егоров Александр 1 урын; 24 кг авырлык категориясендә Иванов Егор 1 урын; 24 кг авырлык категориясендә Исакова Виктория 2 урынны яулады; 21 кг авырлык категориясендә Лебедева Ева 2 нче урынны алды; 24 кг авырлык категориясендә Никитин Вячеслав 2 нче урынны алды; 40 кг авырлык категориясендә Гыйльманов Азамат 2 нче урынны алды; 29 кг авырлык категориясендә Мөхәммәтгалиева Дана 2 нче урынны алды; 27 кг авырлык категориясендә Тимергалиев Эмиль 2 нче урынны алды; 37 кг авырлык категориясендә Шәфиева Таңсылу 3 нче урынны алды; 37 кг авырлык категориясендә Башекин Егор 3 нче урынны алды; 55 кг авырлык категориясендә Кандовая София 3 нче урынны яулады; 39 кг авырлык категориясендә Култаев Егор 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International