Бүген Югары Мәлем авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында соңгы халык җыены булды. Разиф Галиевич үзенең чыгышында Зәй муниципаль районының 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында сөйләде. Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин авыл җирлегенең 2020 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. 2020 елда авыл җирлеге территориясендә үзара салым акчасына түбәндәге эшләр башкарылган: Югары Мәлем зираты төзекләндерелгән, торак пункт эчендә юллар салынган, Сабантуй үткәрү урыны төзекләндерелгән, янгын гидранты алыштырылган. Мәлем авылында зиратка юл салу, һәйкәлне ремонтлау эшләре бара. Гражданнар җыенында шулай ук районда һәм авыл җирлегендәге оператив хәлләр, санитария - эпидемиология торышы, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү һәм башкалар турында сораулар каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Җыен ахырында авыл халкы 40 ел буе авыл җирлеге башлыгы булып эшләп, җирлекнең социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән һәм бүгенге көндә яшь җитәкче белән тупланган тәҗрибә белән бик теләп уртаклашып яшәүче элеккеге җирлек башлыгы Фәнзия Нәгыйм кызы Николаевага зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Разиф Кәримов, үз чиратында, яңа җитәкчегә һәм коллективка бердәм булып, барлык мөһим проблемаларны вакытында хәл итүне теләде.