ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе
21-23 февраль көннәрендә Базарлы Матакта балалар һәм яшүсмерләр арасында каратэ киокусинкай буенча Татарстан Республикасы Кубогы һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.

  2021 нче елның 17-20 нче февраль көннәрендә “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында, Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары өчен технология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.

20 февральдә Казан шәһәрендә Халыкара класслы СССР спорт мастерлары Н. Измайлов, Г. Новиков, И. Мөхәрләмов истәлегенә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика ярышлары узды.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында һәм мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.

2021нче елның 17нче февраленнән 20нче февраленә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» тарафыннан 9 – 11нче сыйныф укучылары өчен геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
20-21 февральдә Түбән Кама шәһәрендә 2008-2009 елларда һәм 2010-2011 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча "М-7" IX Ачык Бөтенроссия турниры үтте.

22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, ил сагында торучы егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Россиянең хәрби батырлыгын һәм сугышчан данын символлаштыручы бу бәйрәмдә без Бөек Ватан сугышы геройларына, төрле елларда Ватан сагында хәрби бурычын үтәгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт күрсәтәбез.

Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте җитәкчеләре арасында чаңгы ярышлары узды.

17-21 февральдә Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Казан шәһәрендә «Татарстан өметләре» чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар.
17-21 февраль көннәрендә Төмән шәһәрендә 19-20 һәм 21-23 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International