Геология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021нче елның 17нче февраленнән 20нче февраленә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» тарафыннан 9 – 11нче сыйныф укучылары өчен геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 7нче урта гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Абрамов Андрей призер булды, укытучысы - Долгова Любовь Ивановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International