17-21 февраль көннәрендә Төмән шәһәрендә 19-20 һәм 21-23 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Татарстан Республикасының ир-атлар җыелма командасы составында Рыбочкин Ярослав эстафета ярышында 1 урынны яулады. Лобастова Полина һәм Трунова Мария эстафетада Татарстан Республикасы хатын-кызлар җыелма командасы составында 3 нче урынны яуладылар.