Зәй чаңгы юлында - Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте җитәкчеләре

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте җитәкчеләре арасында чаңгы ярышлары узды. Һава торышы салкын булуга карамастан, ярышларда республиканың барлык районнары ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы һәм белгечләре катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты. Разиф Галиевич һәм Алмаз Гаптраупович катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр һәм профессиональ булмаган чаңгычылар өчен шактый катлаулы булган 2 км дистанцияне уңышлы гына  үтәүләрен теләделәр. Киеренке узышлар нәтиҗәсендә финишка беренче булып Балтач районының ветеринария хезмәте башлыгы Алмаз Исрафилов килде, Кукмара районыннан - Рифат Кәримуллин финиш сызыгын икенче, Рөстәм Әхмәтшин (Азнакай)  өченче булып үтте, Илназ Әһлиуллин (Түбән Кама) – 4 нче урынны, Евгений Мишурняев (Алабуга)-5 урынны яулады. Чара кысаларында тармакның иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Әгерҗе районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Ренат Хисмәтов, Әтнә районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Руслан Фәйзерахманов, Нурлат районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Илнур Хәнәфиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Шулай ук ветеринария хезмәтләре биналарын һәм территорияләрен Яңа елга бизәү буенча конкурска йомгак ясалды, 5 призлы урын билгеләнде: 1 урын-Саба, 2 урын-Мамадыш, 3 урын-Апас, 4 урын - Теләче, 5 урын - Кайбыч ветеринария берләшмәләре булды. Җиңүче районнар 50, 40, 30, 20, 10 мең сум күләмендә акчалата премияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International