21-23 февраль көннәрендә Базарлы Матакта балалар һәм яшүсмерләр арасында каратэ киокусинкай буенча Татарстан Республикасы Кубогы һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар яклады. Ярышлар зур киеренкелек белән үтте, анда безнең спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз категорияләрендә Ревин Егор, Ишмөхәммәтов Әмир, Камалиева Амелия, Москова София, Большеглазов Илья, Горшунов Артем, Решетов Роман, Бочкарев Виталий, Агапова Эльвина, Павлов Даниил җиңүчеләр булдылар. Гомәров Раил, Хөснетдинов Марат, Плеханов Дмитрий, Пылаев Егор, Скопинцев Георгий, Баринов Артем, Семенов Владислав көмеш медальләргә лаек булдылар. Бронза медальләрне Ишмөхәммәтов Тимур, Баринов Егор, Воробьев Данил, Селиверстов Валерий, Төхвәтуллина Мәдинә алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең 12 спортчы Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде һәм аны Идел буе федераль округы Беренчелегендә һәм Россия Беренчелегендә яклаячак.