20-21 февральдә Түбән Кама шәһәрендә 2008-2009 елларда һәм 2010-2011 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча "М-7" IX Ачык Бөтенроссия турниры үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Зай" спорт мәктәбе укучылары түбәндәге урыннарны алдылар: 30 кг авырлык категориясендә Карпов Данил 1 нче урынны, Пушкин Ярослав 3 нче урынны яулады. 47 кг. нан артык авырлык категориясендә Кирилов Андрей -3 нче урынны, Юнысов Айнур 4 нче урынны алды.