Татарстанда татар телендә элмә такталарында һәм мәгьлүмат табличкаларында хаталарны ачыклау буенча конкурс үтә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында һәм мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте. Зәйлеләр югарыда аталган хаталарны тапкан очракта, үзләренең мөрәҗәгатләрен «Халык контроле» системасына юллый алалар. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк була. Кулланучы «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, алга таба Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның атамаларында һәм язуларында, элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталар булган фотоматериалларның төгәл адресын күрсәтеп хәбәрнамәне җибәрергә тиеш була. Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын исем, язулардагы хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Гражданнарга  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәрнамәләр бирү мөмкинлеге булмаган очракта, конкурста катнашу өчен, конкурс модераторына (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты iyali.anrt@mail.ru га яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12.) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗагать итүченең татар телендәге элмә тактадагы хаталар яки аның рус телендәге элмә тактасы текстына туры килмәве турында хәбәрнамәсе, 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында басылып чыкканнан соң, ул бәйгедә катнашырга рөхсәт ителгән дип санала. Иң күп материаллар җибәрүче 10 кешегә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның IV кварталына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International