Зәйдә санитар-экологик икеайлык буенча киңәшмә булып узды

2021 елның 30 марты, сишәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районында язгы санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр билгеләнде. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев алып барды. Башкарма комитет карары белән эшләрне координацияләү өчен эшче төркем составы һәм төп чаралар планы расланды. Шәһәр һәм район предприятиеләренә, оешмаларына һәм учреждениеләренә билгеле бер зоналар буенча якын-тирә территорияләрне җыештыруда катнашырга тәкъдим ителде. Икеайлык кысаларында һәр чәршәмбе һәм җомга санитар көннәр белән билгеләнгән, эшне кар чистартудан башларга киңәш ителә. 24 апрель район күләмендә территорияләрне санитар чистарту көне дип игълан ителде. Зәйлеләрне санитар-экологик икеайлыкта актив катнашырга чакырабыз. Шәһәребезне һәм районны бергә чистартыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International