Федераль проект кысаларында гражданнарны укыту

2021 елның 30 марты, сишәмбе
Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2021 елдан «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты, «Демография» милли проекты һәм мәшгульлек өлкәсендә өстәмә чаралар кысаларында түбәндәге категорияләрдәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылуын хәбәр итә: эш эзләүче һәм эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм эшсез гражданнар; 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар; пенсия алды яшендәге гражданнар; 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар; мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар. Укулар түбәндәге программалар буенча узачак: • һөнәри белем (һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазыйфалары буенча квалификация күтәрү буенча төп программалар); • Урта һөнәри һәм югары белем алучы гражданнар өчен өстәмә һөнәри белем (квалификация күтәрүнең өстәмә программалары, һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә программалары). Гражданнар өчен укулар бушлай. Укулар тәмамланганнан соң гражданин квалификация турында документ алачак. Алга таба эшкә урнаштыру өчен актуаль булган яңа белем бирү программалары буенча уку өчен гаризаны «Россиядә эш» порталы аша, исемлектән регион, программа һәм белем бирү оешмасын сайлап алып тапшырырга мөмкин: https://trudvsem.ru/information/pages/support-employment
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International