Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан аграрийлары актив рәвештә чәчү кампаниясенә әзерләнәләр
2021 елның 30 марты, сишәмбе
Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марат Җәббаров, бер айдан чәчү кампаниясе башлана, дип билгеләп үтте. Республика тулысынча орлыклар белән тәэмин ителгән. Хуҗалыклар 167 мең тонна, ягъни бер гектарга 60,8 кг(+13,6) ашлама туплаганнар. Гектарга 80 килограммнан артык ашлама түбәндәге районнарда тупланган:Тәтеш(101 кг),Зәй(98 кг.),Минзәлә(97 кг-нан артык). Ашламаны бүгенгә бик аз күләмдә туплаган районнар түбәндәгеләр:Югары Ослан(37 кг), Яшел Үзән(36 кг), Әгерҗе(11 кг), аларда эш бу юнәлештә бик сүлпән бара. Министр район җитәкчеләренә эшне көчәйтергә кушты. Хуҗалыкларда техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм аны агрегатлаштыру дәвам итә. 5 апрельдән 9 апрельгә кадәр машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла. Республика чәчүлек структурасында азык культуралары 865 мең га яисә чәчүлек җирләренең 26%ын тәшкил итә. Министр район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларына бер атна эчендә хуҗалыкларда азык культураларының өлшен анализларга, шулай ук чәчү мәйданнары структурасын яхшырту буенча чаралар планын эшләргә кушты. Марат Җәббаров терлекчелек тармагының гыйнвар-февраль айлары нәтиҗәләренә аерым тукталды. Хисап чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 16,8 млрд. сум табыш алганнар, шул исәптән терлекчелектән – 13 млрд.сумга якын, узган елга карата 9% үсеш белән. Тере үлчәмдә 66 мең тоннадан артык терлек һәм кош үстерелгән, сатудан кергән табыш 6,5 млрд.сум тәшкил иткән, үсеш - 9%. Ведомство башлыгы, эре мөгезле терлек ите җитештерү аерым игътибар таләп итә, дип билгеләп үтте. Республика буенча җитештерүчеләр узган елгы күләмнәргә чыга алмадылар, күрсәткечләр 1%ка ким булды. Аксубай, Спас, Минзәлә, Кама Тамагы районнарында тискәре динамика күзәтелә. Сөт җитештерү өлешендә 2 ай буена тотрыклы уңай динамика күзәтелде. 227 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (+5,5 мең тонна). 5,4 млрд. сум табыш белән 209 мең тонна чимал сатылган. Үсеш 5% тәшкил итә. Югары табышлылыкка ирешүгә сатып алу бәяләре дә ярдәм итә, бүген ул - 27 сум 16 тиен, бу узган елгы күрсәткечтән 1 сумга артыграк. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, сөт терлекчелеге һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булды һәм шулай булып кала да, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
"Теремкәй" балалар бакчасы "ЭкоЯз" акциясендә катнаша!
Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.
«Чиста балалар бакчасы» экологик акциясе
"Кояшкай" балалар бакчасында «Чиста балалар бакчасы» дигән экологик акция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз