Зәйдә «Игелекле капкачлар» Россиякүләм экологик - хәйрия акциясе старт алды

2021 елның 30 марты, сишәмбе
22 мартта Зәй политехник көллиятендә пластик капкачлар җыю буенча «Игелекле капкачлар» Россиякүләм экологик - хәйрия акциясе старт алды. «Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары балаларга пластик шешә капкачларының әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, хәйрия фондларына да файда китерә алганын сөйләделәр. Бу гадәти чүп-чар кебек тоелса да, бер тонна әлеге капкач бер балага инвалид арбасы алу мөмкинлеген бирә. Проект инде биш ел әшли, һәм бу вакыт эчендә 40тан артык балага ярдәм күрсәтелгән. Җыелган капкачлар эшкәртүгә китә һәм җыелган акчалар "Волонтерлар ятим балаларга ярдәм итә" хәйрия фонды счетына күчәчәк. Акция 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Капкачларны «Яшьләр үзәге» һәм Зәй политехник көллиятендәге кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International