30 март көнне С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган як елына багышланган «Этот тихий край мне мил и дорог» дип исемләнгән әдәби-туган як сәгате узды. «Барс» һәм «Яшьлек» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Аксар һәм Югары Шепкә мәктәп укучылары белән очрашуга җирле шагыйрь Надежда Семеновна Чепурная чакырылган иде. Шигырь белән очрашу - ул һәрвакыт бәйрәм. Ә шагыйрь үзе янәшәдә булганда, синең шәһәрең, кече ватаның турында искиткеч юллар укыганда - бу инде чын вакыйга. Яшүсмерләр кунакны зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, аның шигырьләре туу, ике китап барлыкка килү һәм чыгару тарихы турында белделәр. Автор үз әсәрләрен күңелен биреп укыды. «Что такое Родина?», «Дети войны», «Моя бабушка» дигән һәм башка шигырьләр яңгырады. Надежда Семеновна үзенең хис-тойгылары белән укучылар белән уртаклашты. Авторны сугыш темасы да борчый. Аның шигырьләре Бөек Ватан сугышындагы кешеләрнең, Әфганстанда һәлак булган солдатларның батырлыгына багышлана. Автор үз әсәрләрендә сугышка каршы чыгыш ясый. Шагыйрь авылда туа, табигать темасы аңа һәрвакыт якын була һәм ул туган табигатьнең матурлыгына соклана. Надежда Семеновна белән бергә балалар Ватан, намус, патриотизм һәм мәхәббәт турында фикер алыштылар. Шагыйрь белән җанлы аралашу атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады, балалар Надежда Семеновна Чепурнаяга рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә иҗади уңышлар һәм яңа очрашулар теләделәр. Чара шагыйрьнең иҗаты турында видео-презентация белән үрелеп барды.