Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Бөек елларга баш иик» дигән бәйрәм концерты үтте

2021 елның 7 мае, җомга
6 май көнне Мирный микрорайоны мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Бөек елларга баш иик» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Барлык иҗади номерлар: балалар һәм өлкәннәр белән бергә башкарылган җырлар, шигырьләр, биюләр сугыш һәм хезмәт ветераннарына, толлар һәм сугыш чоры балаларына багышланды, мәдәният йорты хезмәткәрләре бер-бер артлы патриотик эчтәлекле номерларын күрсәттеләр, соңыннан сугыш кырларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International