Зәйдә хәрби-патриотик чара узды

2021 елның 7 мае, җомга
6 май көнне "Космос" кинотеатрында район җитәкчелеге, прокурор, шәһәр хәрби комиссары, сугышчы-интернационалистларны, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-спорт иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларны, «Форпост» һәм «Застава»патриотик клубларында тәрбияләнүчеләрне чакырып хәрби-патриотик чара узды. Кунаклар өчен «Девятаев»дигән нәфис фильм күрсәтелде. Әсирлеккә төшкән очучы-истребитель Михаил Девятаевның мавыктыргыч тарихы чарада катнашучыларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International