Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә тренер Илдус Сөнгәтуллин истәлегенә багышланган «Барс» спорт мәктәбе футбол буенча II ачык беренчелек үтте
2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
27 апрельдән 4 майга кадәр Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча тренер Сөнгәтуллин Илдус Каюм улы истәлегенә багышланган II ачык беренчелек үтте. Илдус Каюм улы районда физик культура һәм спортка нигез салучыларның берсе иде. Ул күп кенә спорт төрләрен үстерде. Үзе футбол, туплы хоккей, тимераякта шуу спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Төрле ярышларда җиңүче һәм призер булган. Аның җитәкчелегендә Зәйдә «Күн туп»турниры узды. Ул гомере буе спорт өлкәсендә эшләгән. Ярышларда 2008 елда туган яшүсмерләр командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын - 3 нче мәктәп, 2 урын-6 нчы мәктәп, 3 урын - 4 нче мәктәп; 2006-2007 елгы егетләр арасында 1 урын-6 нчы мәктәп, 2 урын - 7 нче мәктәп, 3 урын - 2 нче мәктәп. Бүләкләү тантанасында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы И.З. Ашрапов, «Барс» спорт мәктәбе директоры К. Х. Асадов, Илдус Сөнгатуллин гаиләсе: Надежда Михайловна һәм кызы Орнелла Илдус кызы катнаштылар. Илдус Каюм улы гаиләсе бүләк атрибутикасы кубоклар, статуэткалар һәм иң яхшы уенчылар өчен истәлекле бүләкләр алуда ярдәм итте. Ярышларны «Барс» спорт мәктәбе тренеры Р.Р. Бикмиев оештырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз