Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты күчмә утырышы узды
2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең "2021 елның беренче яртыеллыгында муниципаль архивларның эшчәнлеге нәтиҗәләре"дигән темага күчмә утырышы үткәрде. Ул “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мисалында архив документларының сакланышын тәэмин итү" республика семинар-киңәшмәсе буларак узды. Анда республиканың район, шәһәр Советлары аппаратлары җитәкчеләре, Башкарма комитетларның архив бүлекләре башлыклары, коллегия әгъзалары, Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар, өч төркемгә бүленеп, муниципаль һәм ведомство архивларында булдылар, "Челтәр компаниясе" АҖ Зәй филиалы архивының эшчәнлеге белән таныштылар. Зәй муниципаль районы архивы 2017 елда капиталь ремонт үткәрелгән яңа бинага күчерелде. Ул республика бюджеты хисабына ремонтланды. Хәзер биредә эшчәнлек өчен яхшы шартлар тудырылган. Архивта заманча технологияләр кулланыла. Тиздән ведомство архивын төп реконструкцияләү эшләре төгәлләнәчәк. Аны җиһазландырасы гына калды. Биредә Башкарма комитетның Идарә, бүлекләре һәм башка муниципаль структураларның документларын саклау өчен иң яхшы шартлар тудырылачак. Семинарда катнашучылар өчен "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданчыгында презентацияләр һәм тематик күргәзмәләр оештырылды. Район башлыгы Разиф Кәримов үзенең сәламләү сүзендә киңәшмәдә катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. Район башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Рәмзия Шатунова Зәйдә архив документларының сакланышын тәэмин итү эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов бу эшнең район үзәк хастаханәсендә ничек куелуы турында сөйләде. Гөлнара Габдрахманова республика муниципаль архивларының агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлык юнәлешләр буенча эшчәнлеген анализлады. Ул шулай ук 2020, 2021 елларда муниципаль архивларга ярдәм итү максатыннан игълан ителгән грантлар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Семинарда эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча берничә мәйданчык оештырылды. Аларда мастер-класслар күрсәтелде, "реликвия" генеалогик порталы тәкъдим ителде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәй районында өлкән яшьтәгеләрне тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче ветеранны котладылар
Бүген 1 группа инвалид Гыйльфанов Салихҗан Баттал улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Сармаш - Баш авылында өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләдә яши.
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз