Зәйдә Россия Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгын билгеләп үттеләр

2021 елның 3 июле, шимбә
3 июльдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм юбилеен хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен яттан белгән ведомство билгеләп үтә. Россия Дәүләт автоинспекциясенә 85 ел тула. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин шәхси составны тантанага тезде һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм Россия Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы белән котлады. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән коллектив адресына тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен аның урынбасары Петр Уразайкин җиткерде. -Мин сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, алда торган бурычларны дөрес аңлавыгыз, ә бу, барыннан да элек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеген һәм тормышын саклау, юлларда куркынычсызлыкны пропагандалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезне һәм гаиләләрегезне юбилей белән котлыйм,-диде Петр Сергеевич. Чарада ЮХИДИ оештыруның чишмә башында торган һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча мөһим миссияне башкарган хезмәт ветераннарының казанышлары аерым билгеләп үтелде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 21 кеше, шул исәптән ветераннар да, Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән, 12 хезмәткәр юбилей медальләре белән, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифуллин II дәрәҗә «Эчке эшләр министрлыгының тырыш хезмәт өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International