Зәйдә «Гаилә –күңел хәзинәсе»дип исемләнгән тематик сәгать узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Гаилә –күңел хәзинәсе»дип исемләнгән тематик сәгать узды. Кунаклар өчен гаилә традицияләре белән бәйле төрле биремнәр әзерләнгән иде. Катнашучылар рәхәтләнеп кроссворд чиштеләр, анда гаилә турында мәкальләрдән сүзләр язылган иде. Ял итүчеләр арасында гаиләләре белән килүчеләр: Людмила Васильевна һәм Анатолий Федорович Мигаль, Мәрьям Миргасим кызы һәм Камил Гали улы Шагалиевлар да бар иде. Аларның гомуми гаилә стажы 89 ел тәшкил итә. Чара ахырында «Йөрәкне тапшыр» уены үткәрелде, анда һәркем үз адресына мактау сүзләре ишетте. Бу көнне кунаклар музей күргәзмәләрен карадылар һәм Кызыл мәйданда булдылар, анда алар өчен «Балкы, Зәй-Кама аръягы йолдызы» дигән җәяүле экскурсия үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International