Зәй волонтерлары «Хастаханә клоуны» проекты кысаларында балалар бүлегендә булдылар

2021 елның 6 июле, сишәмбе
Балаларга бәхетне монда һәм хәзер бүләк итәргә. «Татнефть» хәйрия фонды грантлары ярдәмендә оештырылган «Хастаханә клоуны» проекты - шундый принципка таяна. 5 июль- җәйге, кояшлы көндә «Хастаханә клоуны» проекты кысаларында «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Чара Зәй район үзәк хастаханәсе территориясендә узды. «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары балаларга ярдәм итәргә тырышалар һәм аларга бераз гына булса да, үзләренең авырлыклары турында онытырга булышалар. Әкият геройлары костюмнарында волонтерлар балаларны дәртле биюләр, сабын куыклары тамашасы белән сөендерделәр, рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр балага җете аквагрим ясадылар. Бәйрәм ахырында балалар яхшы бүләкләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International