“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре янә парталар артына утырдылар

2021 елның 5 июле, дүшәмбе
"Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе"ндә укуларны дәвам итүгә ихтыяҗ янә туды. Бу 15 июньнән озак вакытлы карауга мохтаҗ дип танылган гражданнарга бушлай күрсәтелә торган социаль пакет кысаларында хезмәт күрсәтелә башлауга бәйле. Социаль пакет төрле хезмәтләр комплексын күздә тота: ризык әзерләүдә ярдәм итү яки тулысынча әзерләү, ашату, кул һәм аяк тырнакларын кисү, коену, яки тулысынча юыну, санитар-гигиена процедуралары, бәдрәфтән файдалануда ярдәм итү, саф һавада йөрү, караватта күченеп яту, сәламәтлекләрендәге тайпылышларны ачыклау максатыннан системалы күзәтү, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү. Һәм һәр хезмәт сыйфатлы һәм дөрес күрсәтелергә тиеш, чөнки үз карамагындагыларның сәламәтлегенә зыян китермәү мөһим. Шуңа күрә уку курсының белем бирү программасы үз эченә бик күп гамәли дәресләрне ала. Әлеге курсның яңалыгы булып психология буенча белемнәрне формалаштыруга, өлкән кешенең коммуникатив потенциалын күтәрүгә, кулларның вак моторикасын һәм хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән социаль -тернәкләндерү чараларын оештыра белүгә юнәлдерелгән дәресләр блогы тора. Бүгенге көндә Үзәктә егерме сигез социаль хезмәткәр эшли. Аларның күбесе социаль өлкәдә озак еллар эшләү тәҗрибәсенә ия, әмма әле күптән түгел генә килгән кешеләр дә бар. Әмма, эш стажы нинди булуга карамастан, барлык социаль хезмәткәрләр дә укуга кереште. Укыту кече төркемнәрдә яңа коронавирус йогышын профилактикалауга юнәлтелгән чараларны үтәп оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International