ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2021 ел
сишәмбе
24 августта «Зәй шикәре» ААҖендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары җыелышы узды. «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин шикәр заводының узган елда башкарылган эшләре, яңа максатлар һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде.

24 нче август көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының өченче утырышы булып узды.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр электрон рәвештә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша ала ала торган муниципаль хезмәтләр исемлеге:
23 август көнне социаль участок - “СПАРТА” спорт-күңел ачу клубы базасында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен “Светофор иленә сәяхәт” дип исемләнгән ведомствоара мәгълүмати танып-белү чарасы уздырдылар.

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Зәй районы электр челтәрләре хезмәт коллективы белән очрашты.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе
Бүген районның Сәвәләй һәм Иске Маврин авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Сәвәләй авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды.

Бүген Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев катнашында «Сәламәтлек комбинаты»  хезмәт коллективының 2021 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә хисап ясалды.

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары Иван Ковалев белән Александр Комарских «Ел лидеры-2021» конкурсының этабына уздылар.
17-19 августта Казанның It-паркында «Кадрлар резервы» республика проектының өченче туры узды.
22 августта Зәй аграрийлары татлы тамыр-чөгендер алуга кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International