Сәвәләй һәм Иске Маврин авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе
Бүген районның Сәвәләй һәм Иске Маврин авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Сәвәләй авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга планнары турында Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов сөйләде. Гражданнар җыенында җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләренең рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Бүген шулай ук Иске Маврин авыл җирлегендә халык җыены узды, анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты һәм халыкны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International