«Кадрлар резервы» республика проектының өченче туры узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе
17-19 августта Казанның It-паркында «Кадрлар резервы» республика проектының өченче туры узды.Меңнән артык теркәлүче арасыннан финалга чыккан 31 кеше өч көн дәвамында проектлар өстендә эшләде."Кадрлар резервы" - озак сроклы үсеш алучы программа, ул республика яшьләренә лидерлык потенциалын үстерергә, яшьләр сәясәте һәм гражданлык җәмгыяте үзенчәлекләрен тирәнтен аңларга, шулай ук социаль үзгәрешләр һәм инновацияләр булдырырга, яшь гражданнарның республиканың дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән хезмәттәшлегенә ярдәм итә. Зәйдән финалда “Дуслык” яшьләр үзәге җитәкчесе Лилия Рыжова катнашты.Проект нәтиҗәләре буенча «Кадрлар резервы» ның 12нче сезонында җиңүчеләр игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International