Зәйдә «Сәламәтлек комбинаты» хезмәт коллективының хисап җыелышы узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бүген Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев катнашында «Сәламәтлек комбинаты» хезмәт коллективының 2021 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә хисап ясалды. Эмиль Эдуардович үз чыгышында коллективны районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. «Сәламәтлек комбинаты»  директоры Ксения Хәйретдинова муниципаль унитар предприятие эшчәнлеге турында сөйләде. Аның төп төре-мунча-кер юу хезмәте күрсәтү. Бу хезмәтләр күрсәткечләре буенча 2021 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре һәм 2021 елның 2 яртыеллыгына планнар каралды. Шулай ук гражданнарга һәм шәһәр кунакларына киң спектрдагы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International