Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертлар советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 24 августы, сишәмбе

24 нче август көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының өченче утырышы булып узды. Комиссия каравына презентацияләр, фотоматериаллар, шулай ук кулдан эшләнгән күрсәтмә материаллар тәкъдим ителде. 6 эшсез гражданның түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча бизнес-планнары каралды:  бүлмә һәм бакча үсемлекләре үстерү;  агачтан эшләнмәләр ясау;  икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар җитештерү; күпләп-ваклап сату; тантаналар үткәрү.  Алар барысы да үз бизнес-планнарын уңышлы якладылар һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә теркәү узу өчен  дәүләт салым инспекциясенә җибәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International