"Зәй шикәре" ААҖендә хезмәт коллективлары җыелышы узды

2021 елның 24 августы, сишәмбе

24 августта «Зәй шикәре» ААҖендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары җыелышы узды. «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин шикәр заводының узган елда башкарылган эшләре, яңа максатлар һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде. Бүгенге көндә «Зәй шикәре» ААҖ - Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе. Шикәр чөгендерен эшкәртүнең һәм шикәр эшкәртүнең уртача тәүлеклек куәте күрсәткечләре буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы биш заводы арасына керә. Барлык продукция дәүләт стандартларына туры килә, продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы катгый контрольдә тотыла. 2021 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләре буенча 30 мең тонна шикәр комы, 12 мең тонна меласса һәм 10 мең тонна грануллы ком җитештерелгән. Җитештерү куәтләренең йөкләнеше-100%. Эшләүчеләрнең уртача саны 640 кеше. Инвестицион эшчәнлекнең төп юнәлешләре: киптерү бүлеген реконструкцияләү, газ мичен төзү, көнкүреш биналарын төзү. Шулай ук бүген биредә «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективы очрашуы булды. Баш инженер-производство башлыгы Рамил Хәбибрахманов элеватор эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде: болар-ашлык кабул итү, киптерү, чистарту, саклау, җибәрү һәм сату. 5,7 га мәйданлы объект «Заман» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан. Зәй элеваторы-иң инновацион объектларның берсе: барлык процесслар автоматлаштырылган һәм диспетчер тарафыннан дистанцион рәвештә контрольдә тотыла. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективларына район иминлеге өчен хезмәттә яңа уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International